Добро пожаловать на сайт воспитателя Садеретдиновой Миляуше Минхайдеровны МБДОУ «Шыгырданский детский сад «Сандугач» Батыревского района Чувашской Республики

среда, 2 ноября 2016 г.

Памятка для родителей

Саф һавада йөрү файдалы







Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен  бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара.
Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы.  Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы.  Моның өчен балалар бакчасы кысаларында участоклар булдырылган. Биредә комлык, су, төзелеш материалы, уенчыклар, хәрәкәтле уеннар өчен тигез җирлек һәм атрибутлар, эскәмияләр булырга тиеш. Һәр төркемнең  үз участогы булу мәҗбүри. Хәрәкәт үсешен тәэмин итү өчен менү- төшү баскычлары, гимнастик  стена, шуышу һәм тигезлек саклауга күнектерүче бүрәнәләр, таучык,  һ.б.лар булу кирәк. Болар барысы да нык  беркетелгән, куркынчсызлык кагыйдәләрен күздә тотып оештырылган булырга тиеш. Планлаштырылганнарны тормышка ашыру ниятеннән  урамга дидактик атрибутлар, уенчыклар алып чыгу күздә тотыла. Уен площадкалары  йөгерү, велосипедта йөрү өчен  махсус юлчыклар  белән тәмамлана. Яңгыр һәм кояштан, кышкы вакытта җил, бураннан качу өчен каплаулы беседкалар булу мөһим.
Территориядә бакча үстерү балаларга хезмәт тәрбиясе бирә. Үзләре үстергән чәчәк, яшелчә яки культуралы үсемлекләр аларга табигать белән якынаерга  ярдәм итә.
Җәйге чорда  әйләнә- тирә дөньяны танып белүне үстерү ниятеннән балалар өчен иң кулае – саф һавада булган вакыт. Әлеге вакытны поход, экскурсия, максатлы йөрү итеп куллану бик отышлы. Табигый шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хәрәкәт активлыгы белән беррәттән танып белү тәэсирләр аша башкарыла.
Мондый төр максатлы саф һавада булу алдыннан балалар белән әзерлек эшләре алып барыла. Тәрбияче әңгәмәләр циклы, уеннар, шөгыльләр генә үткәреп калмый, аларга махсус терминнар турында да мәгълүмат бирә, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен активлаштыра.
Бу төр саф һавада йөрүгә киткәнче балаларның киеменә игътибар итү мәҗбүри. Ул җиңел, ләкин сезонга һәм һава шартларына карап булырга тиеш. Максатлы саф һавада булуның эчтәлеге сайланган тематикадан чыгып булдырыла. Әгәр һава шартлары уңайлы икән тәрбияче бөҗәкләр, кошлар күзәтүне, яки табигый материаллар җыюны оештыра ала.
Максатлы саф һавада йөрүнең бер төре – экскурсия. Бала табигый шартларда сезонлы үзгәрешләрне күрә, кешенең әлеге шартларга яраклашуы белән таныша, табигатьнең кешегә хезмәт итүен күзәтә.
Экскурсиянең төп өлеше – коллектив күзәтү. Монда бурычлар хәл ителә. Тәрбияче балаларга предмет яки  күренешләрнең характерлы билгеләрен ачыкларга һәм ассызыкларга ярдәм итә. Биредә төрле алымнар ( сораулар, табышмаклар, шигырьләр, күзәтү эшчәнлеге, уеннар ) кулланыла. Тәрбияче күзәтүне хикәяләү һәм аңлатулар белән тулыландыра.
 Күзәтү процессын  балалар әдәбияты белән тулыландыру әһәмиятле. Төп өлешне тәмамлау балаларга кызыксыну бирергә тиеш. Азактан табигый материалларны җыйнау игътибарны хайваннар яки үсемлекләргә бирү белән бер рәттән сак караш тәрбияләүгә дә юнәлтелә.
Ял итү дәверендә, җыелган материал бүленә, урнаштырыла. Ан уеннарда һәм шөгыльләрдә куллану отышлы. Мәсәлән, уеннар: “Исеннән бел”, “Тынып бел”, “Үсемлекне яфрагыннан таны”, “Ботагына күрә үз агачы” һ.б. – аша балаларда предметлар, үсемлекләр турында белем һәм күзаллаулары ныгытыла.
Максатлы саф һавада йөрүләрне оештыру билгеле бер куркынычсызлык кагыйдәләрен  үтәүне таләп итә.
Беренчедән, үтеләсе маршрут балалар бакчасы мөдире тарафыннан җентекләп өйрәнелә һәм кабул ителә.
Икенчедән, бу төр чара планлаштырыла, кирәкле предметлар тупланыла. Әлеге предметларга шәхси рюкзаклар, чиста һәм эчәргә яраклы су, бала һәм олы кешеләр санынча бер тапкыр кулланырга мөмкин стаканнар, салфеткалар, дидактик уеннар өчен атрибутлар керә.
Өченчедән, аптечка булуы мөһим. Балаларны җитәкләүче һәр олы кеше анда нәрсә булуын, кулланылышын белергә тиеш.
Дүртенчедән, катнашучыларның барысы да һава торышы һәм сезонга карап киенгән булуы мәҗбүри.
Бу төр эшчәнлекне куллану балаларны табигатьтә булуга күнектерә, гаҗәпләнергә өйрәтә, әйләнә- тирә дөньяга кызыксынулы һәм сак караш тәрбияли, туган якның мөһим объектлары белән таныштыра, үсемлекләр һәм хайваннар турындагы  белемнәрен  үстерә.





Воспитатель года -2023

  Воспитатель МАДОУ «Шыгырданский детский сад «Сандугач» Земдиханова Р.Р., приняла участие в муниципальном этапе профессионального конкурса ...